news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Вәлиев: “Бюджетның хикмәте – акчаны гадел, халыкка файдалы итеп бүлә һәм тота белүдә”

“Китап нәшриятләренә каралган акча нигәдер 40 проценттан да артыгракка киметелде”, - ди ди Р.Вәлиев

(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дђњлђт Советы утырышында катнашучылар Татарстан Республикасыныћ 2010 елга бюджеты проектын беренче укылышта кабул итте. Киләсе ел бюджетын формалаштыруга карата үз фикерен парламентның Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев белдерде.

“ Киләсе ел бюджетының нинди катлаулы шартларда оешуын белгәнгә күрә, бу трибунага чыгып нәрсәдер таләп итүнең, мәдәнияткә, мәгарифкә, фәнгә өстәмә акча сорауның шактый ук өметсез эш икәнен мин бик яхшы аңлыйм. Әмма “чирен яшергән – үлгән”, дигәндәй, һәрдаим күңелне тырнап, җанны борчып торган мәсьәләләр-проблемалар хакында бер сүз әйтмичә, авызга су кабып утыру да дөрес булмас кебек.

Бюджетның ничә миллиард сум тәшкил итүенә карамастан, минем әле беркайчан да, бер елны да хөкүмәт һәм депутатлар тарафыннан “быел акча мул, барыбызга да җитә, барыбыз да канәгать” дип әйткәнне ишеткәнем булмады. Акча беркайчан да, ярлы чакта да, баерак чакта да, җитмәде һәм җитмәячәк. Чөнки, минем бабай әйтмешли, аның кергән тишеге нинди булса, чыккан тишеге дә шундый була. Бюджетның төп хикмәте – булган, җыелган акчаны гадел итеп, илгә, халыкка файдалы итеп бүлә һәм тота белүдә.

Менә быел, кризис зәхмәте бугаздан алгач, без чарасыздан бюджетыбызны шактый ук кыскартырга-оптимальләштерергә мәҗбүр булдык. Әмма бу афәтнең иң авыр күсәге, нишләптер, әлеге дә баягы мәдәният-сәнгать әһелләре башына төште. Башка тармаклардагы кыскарту уртача 20 процент тәшкил итсә, китап нәшриятләренә каралган акча нигәдер 40 проценттан да артыгракка киметелде. Нәтиҗәдә, гомер-гомергә үзен китаплы, мәгърифәтле санап йөргән халкыбыз быел узган елгыдан ун мәртәбә кимрәк китап бастырып чыгарды”, - дип белдерде депутат.

“Ни кызганыч, шушы аз санда гына басылган китапларыбызның шактые бүгенге көндә складларда тузан җыеп ята. Әмма халыкка кирәк булмаганнан түгел, ә республикада китап сәүдәсенең җимерелүеннән-таркалуыннан, китапханәләрнең китап сатып алу өчен акчалары булмаудан. Мәсәлән, быелгы 2009 елда республикабызның бер дистә районында китапханәләргә китап алу һәм газета-журналларга язылу өчен бөтенләй диярлек акча бирелмәде. Шулай итеп, җирле үзидарә системасына күчкәч, без китапсыз, газета-журналсыз китапханәләр, заманча җиһазсыз, хәтта гармунсыз-баянсыз клублар, мәдәният йортлары асраучыларга әйләнеп калдык. Әгәр җирле үзидарәләрнең финанс мөмкинлекләре юк икән, димәк, без бу мәсьәләне республика күләмендә хәл итәргә тиешбез”, - дип хәбәр итте Разил Вәлиев.

“Соңгы ике ел дәвамында милли мәгариф, милли мәктәпләр тирәсендә бик күп бәхәсләр булды. Сүз, нигездә, федераль хакимиятнең безнең вәкаләтләрне үзенә тартып алуы, милләтләрнең Конституциядә билгеләнгән хокукларын чикләве хакында барды. Бу бәхәстә хакыйкать тулысынча безнең якта иде, һәм шуңа күрә дә без шактый гына дәрәҗәдә үз таләпләребезнең үтәлүенә ирешә алдык. Әмма әлегә төп таләп, Федераль законда милли-төбәк компонентын кайтару мәсьәләсе, хәл ителмәгән. Димәк, бәхәс әле тәмамланмаган, тынычланырга иртә, көрәш дәвам итә, дигән сүз.

Хәлбуки, без, күбрәк Мәскәүне тәнкыйтьләүгә бирелеп, еш кына үзебез эшлисе эшләрне дә онытып җибәргәлибез бугай. Мәсәлән, 90 нчы елларда, халык таләбен үтәү йөзеннән, без республика шәһәрләрендә һәм авылларында йөзләгән милли мәктәпләр ачтык. Ләкин аларның шактые, бигрәк тә шәһәрдәгеләре, балалар бакчаларында, яраклаштырылган иске, кысан биналарда урнашты. Янәшәдә генә икешәр бассейнлы, менә дигән спортзаллы, ашханәле, конференцзаллы, компьютер класслы, интерактив такталы өр-яңа мәктәп булганда, кайсы ата-ана үз баласын балалар бакчасындагы яисә иске кысан бинадагы шөкәтсез мәктәптә укытырга атлыгып торыр икән?! Соңгы ике елда башкалабызда “ХХI гасыр мәктәбе” дип аталган ике мәгариф сарае (177 нче һәм 33 нче мәктәпләр) төзелеп тә, аларның икесенең берсендә сыңар татар сыйныфы да ачылмауда, бүгенгесе көндә 14 район үзәгендә татар мәктәбе булмауда Мәскәүне гаепләп булмый бит инде. Димәк, безнең тоткан кыйблабыз, киләчәгебез, киләчәк мәктәбебез шундый булып чыга түгелме соң?” – дип мөрәҗәгать итте ул депутатларга.

Разил Вәлиев үз чыгышында шулай ук милли мәктәпләр өчен вариатив дәреслекләр, башлангыч һәм урта һөнәри уку йортларында белем алучылар өчен дәреслекләр әзерләп бастыру, милли китапханәләрнең фондларын яңарту, төбәкләрдә ТНВның корреспондент пунктларын арттыру зарурлыгын билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100