Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рәттән ике җиңү командага дәрт кенә өстәячәк - Хавьер Грасия
"Рубин" футбол командасы баш тренерының "Уфа" футболчыларына каршы уеннан соң кәефе күтәренке иде.
(Казан, 7 май, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). “Рубин” футбол командасы баш тренеры Хавьер Грасия “Уфа” командасына каршы бүгенге уенга (2:1) үз бәясен бирде.
“Җиңү лаеклы булды. Беренче булып гол керттерсәк тә, уенчылар күңел төшенкелегенә бирелмәде, 90 минут дәвамында лаеклы урын күрсәтте. Рәттән ике матчта җиңү сезон азагында безгә өстәмә дәрт кенә өстиячәк”, - диде Хавьер Грасия.
Баш тренер, бүгенге кебек уенны узган турларда ни сәбәпле күрсәтеп булмады, дип сорагач: “Бу көндәшкә дә бәйле. Төрле матчлар була. Аңлатма биреп булса, чарасы да алданрак күрелгән булыр иде. Бүген футболчыларның җиңүгә ышанычлары өчен рәхмәт белдерәм”, - дип җавап бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз