Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Тимерҗанов: «Экстремизм бүгенгә Татарстанда әллә ни җитди куркыныч төс алган дип булмый»
Терроризм – ул экстремизм нәтиҗәсе, дәүләт төзелешен җимерүгә юнәлтелгән эшчәнлек алып барган кешеләрне вакытында эзләп табарга кирәк, дип саный ТР буенча эчке эшләр министрының беренче урынбасары
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Экстремизм бүгенгә Татарстанда әллә ни җитди куркыныч төс алган дип булмый, әмма бу дөньякүләм проблема бар. Гомумән, экстремизм проблемасы булмаган кайсы да булса илне атап та булмый, чөнки ул я сәяси, я дини, я милли төрдәге күренешләре, яки яшьләрнең экология, табигать һ.б. белән бәйле ниндидер формаль булмаган хәрәкәтләрендә чагылыш таба тора. Үкенечкә, елдан-ел андый берләшмәләр саны арта тора, шулай ук алар рәтенә җәлеп ителгән конкрет затлар да. Шуңа күрә хокук, тәртип саклау органнары экстремистик күренешләр белән бәйле мизгелләрне белмәскә, вакытында һәм кичекмәстән чарасын күрми калмаска тиеш түгел. Бу эштә иң мөһиме – профилактика, кисәтү эшен киң җәелдерү. Шулай да, хәзерге вакытта республикада экстремизм күренешләре бөтенләй юк түгел: аның буенча тикшерүләр үткәрелгән җинаять, суд эшләре билгеле. Татарстанда аларның яңалары оеша тора, әйтик, сатанистлар, скинхедлар, «Рус милли бердәмлеге»некеләр (РНЕ) һ.б. Ислам динендәге әле ваһһабчылар, әле «Хизб Ут-Таһрир әл Ислами» агымнары борчылу тудыра. Җыеп кына әйткәндә, төрле диннең төрле агымнары барлыкка килә, җәмгыятьнең тыныч яшәешенә куркыныч вазгыять китереп чыгара.
Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының (ЭЭМ) Үзәк фәнни-методик кабинетында «Экстремизмның таралышына каршы тору» темасына «түгәрәк өстәл» утырышында ТР буенча эчке эшләр министрының беренче урынбасары милиция генерал-майоры Ренат Тимерҗанов әнә шундый аңлатма бирде. Аның сүзләренчә, бүген исә «түгәрәк өстәл» утырышында теоретиклар белән практиклар тәҗрибә уртаклаша, хәзерге заман шартларында терроризмга һәм экстремизмга каршы көрәш проблемалары буенча тәкъдимнәр туплана. Эстремистик күренешләр беленүгә, проблеманы күтәреп, профилактика эшләре үткәреп һәм кисәтеп, шул ук вакытта, проблеманы тамырдан үзгәртү максатында, алга төгәл бурыч куярга кирәк: әйтик, закон үзгәртү өчен Россия Федерациясе Дәүләт Думасынамы, әллә ниндидер чаралар күрү өчен хакимиятнең башкарма органнарына мөрәҗәгать юлларгамы. Россия ЭЭМның оешкан төстәге җинаятькә һәм терроризмга каршы көрәш дәүләт департаменты бетерелеп, аның урынына Экстремизмга каршы тору департаменты һәм Экстремизмга каршы тору үзәге барлыкка килде, ягъни дәүләт аларга күбрәк мөмкинлекләр бирде, дип белдерде ул.
«Терроризм – ул экстремизм нәтиҗәсе. Шуңа күрә дәүләт төзелешен җимерүгә, җәмгыятьтә ыгы-зыгы куптаруга юнәлтелгән эшчәнлеккә баскан кешеләрне вакытында эзләп табарга кирәк. Ә инде экстремистик күренешләр өчен мөмкинлекләр шактый зур», - дип саный милиция генерал-майоры Р.Тимерҗанов. Аның фикеренчә, экстремистик юнәлешле җинаятьләрнең соңгы вакытта үсеше илдә күзәтелгән социаль-икътисади вазгыятькә бәйле.
Утырышта шулай ук дини даирәләр вәкилләре дә катнаша. Моны исә Р.Тимерҗанов руханилардан башка гына дини яктан мәсьәләнең асылына төшенү кыен, шуңа күрә закон бозу очраклары буенча көндәлек эшләрдә аларга мөрәҗәгать итәргә туры килә, дип шәрехли, ягъни без үзара хезмәттәшлектә торып эшлибез, дөресен генә әйткәндә, судларда, башка урыннарда саллы сүзен әйтә алырлык әйбәт экспертларыбыз җитешми, ди ул. «Дәүләт дин эшләренә катнашмый, руханиларны билгеләп куймый, ләкин руханиларның иртәгә халыкны кай тарафка – кайсы дингә, аларның нинди агымнарына ияртәсен белеп торырга тиешбез һәм бу бик җитди мәсьәлә. Чөнки торак пунктларда кешеләр бер-берсенә каршы куелырга, буталчыклар килеп чыгарга тиеш түгел», - дип басым ясап әйтте ТР буенча эчке эшләр министрының беренче урынбасары Ренат Тимерҗанов.
«Экстремизм – ул яшьләр проблемасы түгел, ул олылар проблемасы. Бүгенге шартларда бу юнәлештә фән белән гамәли эш бергә бәйләп алып барылырга тиеш, утырыш та шуны күздә тотып оештырылган», - дип искәртте Россия ЭЭМның Бөтенроссия фәнни тикшеренү институты фәнни мәгълүмат бүлеге җитәкчесе, доцент, милиция полковнигы Евгений Дорохин. Ул китергән мәгълүматларга караганда, Россиядә экстремистик юнәлешле җинаятьләр саны 2008 елда, аннан алдагысына караганда, 29 процентка арткан: 2007 елда – 356 җинаять эше, 2008 елда – 460. Агымдагы елның I кварталында гына да шундый 164 очрак мәгълүм булган, иң хәтәр регион - Кавказ. Шушы ук институтның филиалы җитәкчесе милиция полковнигы Олег Павлов, хәзерге вакытта 2009-2011 елларга экстремизм һәм терроризмны профилактикалау буенча максатчан программа гамәлдә кулланыла, дип белдерде. Гомумән, хакимиятнең барлык дәрәҗәләре, эчке эшләр органнары тарафыннан экстремизм һәм ксенофобия күренешләренә каршы чаралар күрелүен, республикада 115 төрле этник бергәлек вәкиле һәм төрле дин тарафдарлары яшәвен искәртеп, ил буенча вазгыять шактый катлаулануына – экстремистик күренешләр элеккегедән сизелерлек артуына игътибарны юнәлтте. Бигрәк тә республикада бер-берсенә каршылыклы булган «Антифа» белән «Скинхед-фашист» хәрәкәтләре җәмәгать тәртибендә торучыларда зур борчу тудыра, чөнки алар әледән-әле оешкан төстә эләгешә. Яшьләр спорт, эш белән мәшгуль булырга, бу тормышта үзенә кулланылыш табарга тиеш, шулай булмаганда, аларны җинаятьчел берләшмәләр җәлеп итә, тайгак юлга этәрә, дип искәртте Е.Дорохин.
ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары отставкадагы генерал-майор Рафил Ногуманов сүзләренчә, футбол фанатларының шактый өлешен формаль булмаган яшьләр оешмалары вәкилләре тәшкил итә, фанатлар бәрелеше исә еш кына һәлакәткә китерә – дөнья тәҗрибәсе шуны раслый килә. Гомумән алганда, фанатларның төп өлеше тәрбияле һәм үз гамәлләренә җавап бирергә әзер нормаль яшьләр, нәтиҗәдә, шундыйлар да тәртипсезлекләр оештыручылар мәнфәгатьләренә җәлеп ителә, чөнки андый очракларда футбол уены алтакта итеп кулланыла. Кемдер кабызган «очкын» тиз арада «кабына», кызып киткән фанатлар машиналар яндыра, тәрәзәләр вата, бер-берсен яки тән төсләре, милләте буенча аерып кыйный башлый...
«Бу утырышта исә региональ һәм федераль дәрәҗәдә закон чыгару органнарыннан нәрсә көтүләрен беләсе, мәсьәләнең асылына төшенәсе килә, чөнки закон чыгаручылар һәрнәрсәдән хәбәрдар булырга тиеш», - ди Р.Ногуманов. Аның фикеренчә, экстремизм белән терроризмны бер-берсеннән аерып булмый. Алга таба раса, дини, милли һәм башка төр теләсә нинди экстремистик күренешләрне тамырыннан корыту зарур.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз