Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Һәр тамашачыны спектакльдә катнаштыра алучы «Шәһәрлеләр театры» фестивале башлана
Казанда укытучылар, таксистлар белән эскизлар иҗат ителә, Кабан хатирәләренә бәйле Кабантуй проекты старт ала.
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда таксистлар һәм педагоглар, шулай ук, Иннополис халкы белән спектакль эскизлары иҗат ителә. «Шәһәрлеләр театры» фестивале тамашачыны үзенчәлекле проектларга чакыра.
Бүген Милли китапханәнең «MOÑ» театр мәйданчыгында журналистларга «Живой город» заманча сәнгать фондының театраль проектлары турында сөйләделәр.
Теләге булган һәр тамашачыны спектакльдә катнаштыра алуны күздә тоткан фестиваль өч блоктан тора. Беренче блок — «Город АРТ-подготовка» театраль лабораториясе. Икенчесе — «Авазлар» проектының финалы. Өченчесе — «Кыйссаи Йосыф» лабораториясенең йомгаклануы.
«Город АРТ-подготовка» театраль лабораториясе эскизлары 12-13 июньдә күрсәтеләчәк. Арада таксистларның, педагогларның үзләре хакында сөйләвенә нигезләнгән эскизлар бар. Иннополис халкы белән берлектә иҗат ителгән эскиз бар.
Педагоглар белән Елена Калаганова, Йолдыз Миңнуллина һәм Динә Сафина эшли. Проектка катнашырга теләк белдерүче укытучылар шактый булган. 15 укытучы сайлап алынган. Төрле фән укытучылары арасында татар теле укытучысы да бар.

Кабан күле буенча куелачак тагын бер эскиз Кабантуй дип атала. Ул шәһәр халкының Кабан күле белән бәйле хатирәләренә нигезләнгән.
19 июнь көнне көн дәвамында «Кыйссаи Йосыф» перформанслар сериясе тәкъдим ителә. Кураторлар — Туфан Имаметдинов, Нурбәк Батулла һәм Марсель Нуриев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз