news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һәр төбәктә татарларның үзенчәлекле милли ризыгы бар – Бардадан пешекче Дамирә Казнина

Пермь крае "Ак калфак" җәмгыяте әгъзасы Дамирә Казнина Барда районы татарлары җиләк-җимешле бәлешләргә өстенлек бирүен әйтә.

(Казан, 24 апрель, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Пермь өлкәсе Барда районы үзәгеннән “Ак калфак” оешмасы әгъзасы Дамирә Казнина бүген милли аш-су әзерләү үзенчәлекләрен бигрәк тә мәктәп яшендәге балаларга өйрәтү мөһим дигән фикерне белдерә. Дамирә ханым җирле “Ак калфак” оешмасы эшчәнлегендә катнашып, анда милли аш-су традицияләрен торгызу юнәлеше өчен җаваплы.

Барда районында “Ак калфак” оешмасын Г.Тукай исемен йөрткән гимназия директоры Нурия Исмәгыйлова җитәкли. “Без беренче чиратта мәктәп укучыларына милли мәдәният, традицияләрне өйрәтергә омтылабыз, алар халкыбызның рухи, мәдәни мирасын кечкенәдән сеңдереп үсәргә тиеш”, – ди Дамирә Казнина. 

Дамира ханым бу атнада Казанда “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы уздырган “Татар халык ашлары пешерү” остаханәсендә катнаша. Өчпочмак, чәкчәк, кош теле, пәрәмәч пешерү үзенчәлекләрен, өйгә кайткач яшьләргә өйрәтәчәк. Ул үзе дә аш-суга бик оста: төрледән-төрле тортлар пешерә. 

“Татарларның табыны бүген дә милли ашларга бай. Шул ук вакытта һәр төбәкнең үзенә генә хас ризыклары да була, бавырсак һәм чәк-чәкнең генә дә нинди генә төрләре һәм исемнәре юк. Бездә, Пермь крае татарлары яратып ашый торган бәлеш – ул үз җирлегебездә үскән җиләк-җимештән әзерләнгәне, – ди Дамирә Казнина. – Андый бәлеш, гадәттә, торт сыман өч катлы була: кура җиләген, урманда үсә торган җир җиләген һәм карлыганны шикәр белән төеп, һәр катка аралаштырып сылыйбыз. Камырны исә йомырка, шикәр, лимон кислотасы, ванилин, он кушып, каймак куелыгында ясаганнан соң, табага салып пешерәбез. Өстен теләгәнчә бизибез”. 

Хәзер мондый тортны "Ак калфак" оешмасы чараларының чәй табынында еш очратып була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100