news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Һәр төбәк БДИ нәтиҗәләрен игълан итү вакытын һәм алымнарын үзе билгели
Әгәр БДИ нәтиҗәләрен игълан итү вакыты 2 көннән дә артыкка чигерелә икән, бу очракта җирле мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк
Скопировать ссылку
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). Быел төп дулкында (26 майдан алып 20 июньгә кадәр вакыт эчендә) Бердәм дәүләт имтиханын тапшыручылар нәтиҗәләрне йә үзләре тәмамлый торган мәктәптә, йә җирле мәгариф идарәсендә белә ала.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, һәр төбәк БДИ нәтиҗәләрен игълан итү вакытын һәм алымнарын үзе билгели. Гадәттә нәтиҗәләр Белем бирү һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) тарафыннан теге яки бу предметтан минималь балл игълан ителгәч, 1-2 көннән билгеле була.
Белем бирү һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт рус теленнән – 7 июньгә, математикадан – 12 июньгә, биология, информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләрдән (ИКТ) – 4 июньгә, география һәм әдәбиятттан – 7 июньгә, чит телләрдән – 14 июньгә, җәмгыять белеме һәм химиядән – 17 июньгә, тарих һәм физикадан 20 июньгә кадәрге вакыт эчендә минималь балл күләмен билгели.
Әгәр БДИ нәтиҗәләрен игълан итү вакыты 2 көннән дә артыкка чигерелә икән, бу очракта җирле мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot