news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Закиров концертында Пошалым чаналары өләште

«Пошалым чаналары» фестивале – республикада халык һөнәрчелеге белән үзешчән сәнгатьне берләштерүче бердәнбер фестиваль.

Рөстәм Закиров концертында Пошалым чаналары өләште
Рамиль Гали

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров Россиянең кайсы гына шәһәренә барып чыкмасын, кадерле бүләк итеп агач чана алып бара икән. “Үзебездә ясалган Пошалым чанасын чын күңелдән бүләк итәм”, – диде Рөстәм Закиров үзе оештырган “Пошалым чаналары” фестиваленең Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе залында үткән гала-концертында.

27-29 гыйнвар көннәрендә өч көн рәттән дәвам иткән “Пошалым чаналары” фестивале – республикада халык һөнәрчелеге белән үзешчән сәнгатьне берләштерүче бердәнбер фестиваль. Аны оештыручы Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров җиңүчеләргә дә, жюри әгъзаларына да, тамашачыларның кайберләренә дә Пошалым остасы ясаган агач чаналар бүләк итте.

“Рәдиф Нигъмәтуллин дигән авылдаш егет ясады. Ул – балта остасы. Кешегә бүләк итеп биргәндә сыйфаты өчен кызартмый торган чаналар ясый ул. “Шикәр кебек”, диләр бездә”, – ди Рөстәм Закиров. Чаналар аюлы-куянлы рәсемнәр белән бизәкләнгән иде.

“Пошалым чаналары” фестиваленә 35 чана ясалган. Шуның ундүрте Арчада фестиваль җиңүчеләренә бүләк ителгән. 21е Казанга алып килеп, шуларның 18е сәхнә түренә тезеп куелган, өчесе фойеда тамашачыны кызыктырып тора иде. Рөстәм Закиров ул чананы жюри әгъзаларына да, гала-концертта чыгыш ясаган нәни гармунчы егет Ибраһим Вәлиевкә – Ренат Вәлиев улына да, авыл турында сатирик шигырь сөйләгән 1нче сыйныф кызы Рузия Шәфиевага да бүләк итте. Партерда һәм балконда утырган җиде тамашачы да чанага утырып кайтып китте.

Концерт тәмамлангач фойедагы чаналар янына тамашачы җыелган иде. “Саталармы икән моны? Кызыма алыр идем”, – дип өзгәләнде бер тамашачы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100