news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Заһидуллин Татарстан юстиция министры вазифасында кала

Заһидуллин республиканың Юстиция министрлыгы җитәкчесе вазифасын 2017 елның июненнән башкара.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан юстиция министры итеп Рөстәм Заһидуллинны билгеләделәр. Бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов шул турыдагы указга имза куйды.

«Заһидуллин Рөстәм Илдус улын Татарстан Республикасы юстиция министры итеп билгеләргә», диелгән указ текстында.

Заһидуллин республиканың Юстиция министрлыгы җитәкчесе вазифасын 2017 елның июненнән башкара.

news_right_1
news_right_2
news_bot