Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Зәкуанов “Таттелеком”ның Тукай премиясенә меценатлык өчен тәкъдим ителмәвен әйтә
“Таттелеком” Гаммәви акционерлык җәмгыяте иҗат төркемен җәмәгатьчелек фикеренә таянып, районнар һәм министрлыклар тәкъдим иткән.
(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Таттелеком” акционерлык җәмгыятенең Тукай премиясенә тәкъдим ителгән иҗат төркеме вәкиле Рөстәм Зәкуанов үзләренең меценатлык өчен Дәүләт премиясен дәгъваламауларын әйтә.
Искәртеп үтәбез, Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби тәнкыйть секциясе утырышында катнашучылар “Таттелеком”ны намзәт итеп кую Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе турындагы Нигезләмә бозыла дигән фикергә килгәннәр иде. Алар үз тәкъдимнәрен, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Комиссиягә килеп ирешер дигән ният белән, Татарстан Язучылар берлеге идарәсенә җиткерергә карар иттеләр. Аерым алганда, Нигезләмәдә “Авторларга бирелә”, дип язылган пунктның бозылуы турында сүз бара. Язучылар Гражданлык кодексында меценатлык өчен, матди, физик, мораль ярдәм күрсәтүче кеше автор булып тормавы турындагы статьяны да искә төшерделәр. Әлеге иҗат төркеменең эшен Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби тәнкыйть секциясе утырышында катнашучылар Дәүләт премиясенә түгел, орденга һәм һәйкәлгә лаеграк дип билгеләделәр.
“Безне тәкъдим иткәндә, меценатлык өчен дип язылмаган. “Тарихи мирасны саклауга, милләтебезгә шәхесләребезнең исемнәрен кире кайтаруга керткән өлешләре өчен”, диелгән. Безнең эшләребез белән таныш булган кешеләр бу хакта газета-журналларда үзләренең фикерләрен белдерделәр инде”, - диде Рөстәм Зәкуанов “Татар-информ” хәбәрчесенә. Рөстәм Зәкуанов язучы Вахит Имамов, журналист Риман Гыйлемханов фикерләренә сылтама ясады.
“Музейлар булдыру, аларга мәгълүмати чараларны җыйнау, аларны эшләү – бу иҗат түгелме икән?! Безнең тарихи урыннарыбызны һәм тарихи шәхесләребезне, аларның татар тарихындагы ролен күрсәткән китаплар чыгарылды. Алар республика мәктәпләренә һәм китапханәләренә генә түгел, Россиянең татарлар яшәгән төбәкләрендәге татар оешмаларына күпләп җибәрелде. Төзекләндерелгән чишмәләр табигать кочагындагы су чыганагы гына түгел, ачык бер музейга әйләнеп бара. Анда Шиһабетдин Мәрҗани, Гариф Ахунов, Курсави һәм башка чишмәләр бар. Һәр чишмә янында бу тарихи шәхесләр турында тарихи мәгълүмат бирелгән, - дип үз эшләре белән таныштыра Рөстәм Зәкуанов. - Биектауда Иске Казан тыюлыгы музей корылмалары, Арчада Сәгъди абзый йортындагы Әдәби-скульптор парк – анысы гына да ачык һавадагы музей – Апуш эзләрен саклап калган урын. Туфан Миңнуллин нигезендә әдәби-тарихи музей комплексы булдырылды. Барысы да иҗат белән, әдәбият-сәнгать белән бәйле объектлар турында сүз бара. “Иҗат юк”, дип әйтүчеләргә килгәндә, күргән кеше алай әйтмәскә мөмкин”. Рөстәм Зәкуанов Арчаның Кишет авылында данлыклы генерал Сафиуллин истәлеген яңартуны, Ташкичү авылында Шиһабетдин Мәрҗани музеен санап үтте. Ул бер музейны ясауга икешәр ел китүен искәртте.
“Сез дөрес аңлагыз – без бит үзебез Тукай премиясенә дәгъва белдермибез, - ди ул. - Үзебезне үзебез күрсәтмәдек тә. Җәмәгатьчелек фикеренә таянып, Арча, Биектау районнары, Мәгариф, Мәдәният министрлыгы, “Яңарыш” фонды тәкъдим итте”.
"Таттелеком” акчасы дигән фикерне әйтүчеләр дә бар. 60-70 проценты татар җанлы кешеләрдән җыелган акча хисабына эшләнә. Чиста меценатлык турында сүз бармый. Беркем дә меценат дип тәкъдим ителмәгән. “Таттелеком” Гаммәви акционерлык җәмгыятенең иҗат төркемен тәкъдим иткән кешеләр “Биредә иҗат бар”, дип раслый. Без премия өчен эшләмибез. Ә Нигезләмәгә туры килү-килмәвен вәкаләтле комиссия карар”, - диде Рөстәм Зәкуанов. Ул моңарчы да коллективлар тәкъдим ителгән булуын, “Кол Шәриф” иҗат төркеме, театр иҗат төркемнәре Тукай премиясенә лаек булганлыгын искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз