news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Ямалиев: Татарстан өчен борчылабыз, тик Мәскәүдә дә татар телен саклау җиңел түгел

Мәскәүнең “Татар Штабы” клубы зур шәһәрләрдә яшәүче татарларның ана телен саклау, яшәтү мәсьәләсенә багышланган "түгәрәк өстәл" уздыра.

(Казан, 23 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Мәскәүдәге “Татар Штабы” клубы 24 ноябрьдә “түгәрәк өстәл”гә җыела. Бу юлы очрашуның темасы – “Мәскәү мегаполисында татар телен саклауда татар яшьләренең бурычы” дип билгеләнгән.
 
“Татар Штабы” координаторы, меценат Рөстәм Ямалиев хәбәр иткәнчә, яшьләр катнашында татар телен саклау мәсьәләсенә багышлап үткәреләчәк "түгәрәк өстәл"гә кунак буларак язучы Нәзифә Кәримова, 1999-2010 елларда Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле Нәзиф Мириханов, техник фәннәр докторы, Мәскәүдә Татар морзалары мәҗлесе вәкиле Илдар Үтәмешев чакырылган.
 
Мәскәүдә “Татар Штабы” проектының 20 еллык тарихы бар, ул татар мәдәниятен хөрмәт иткән 1,5 меңләп кешене берләштерә, биредә татар яшьләре таныша. Көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышу, очрашулар Таганка урамындагы фатирда оештырылып тора. Мәсәлән, 9 ноябрьдә биредә журналист, җәмәгать эшлеклесе, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе рәистәше Римзил Вәлиевне чакырып, “Татар милләтен ничек сакларга?” дигән темага сөйләшу үткәрелгән иде.
 
“Татар теле темасы Мәскәү татарлары өчен дә бик актуаль. Мәскәү ул - Татарстан түгел. Мондагы шартлар икенчерәк. Ләкин без катлаулы шартларга өйрәнгән, нинди очракта да проблемаларның чишү юлларын табарга тырышабыз. Татарстанда бүген татар теле белән бәйле килеп туган катлаулы вәзгыять безне дә бик нык борчыды, аптыратты, милләтне милләт иткән ана телен саклап калу мәсьәләсе нык уйландырды. Тәҗрибәле кешеләрдән, милләтпәрвәр яшьләрдән тәкъдимнәр көтәбез, моңа кадәр билгеләгән гамәлләр стратегиябезне яңадан карарга, үзгәртергә кирәк”, - дип сөйләде Рөстәм Ямалиев “Татар Штабы”нда очрашуга этәргеч биргән сәбәпләр турында.
 
"Түгәрәк өстәл” Татарстанның Россиядә Вәкаләтле вәкиллеге карамагында эшләүче Яшьләр советы белән берлектә оештырыла.
 
“Мәскәүдә яшәүче татарларда милли хисләрне, көндәлек тормышта телне, мәдәниятне саклау җиңел түгел. Бездә көн саен татар концертлары, спектакльләре үтеп тормый, татар теле укытучылары юк. Мәскәүдә туып, татар мохитеннән читтә тәрбияләнеп үскән татарлар күп. Без шуңа күрә яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирәбез. Киләчәктә Мәскәүдә татар милләтен саклауның бердәнбер юлы ул - татар яслеләре, балалар бакчалары һәм мәктәпләре ачу дигән фикердә торабыз. Әмма аларны ачар өчен меценатлар кирәк. Яшьләрнең бүген без тормышта уңышлы кеше булуын, байлыкка ирешүен телибез, шул фикерне сеңдерәбез, киңәшләр бирәбез. Милләт җанлы татарлар киләчәктә балалар бакчалары, мәктәпләр ачар дип өметләнәбез. Узган гасырда да шундый чорлар булган: татар милләтен мәчет, мәдрәсә, мәктәпләр төзеп, бай татарлар саклап калган”, - дип искәртте Рөстәм Ямалиев.
 
“Мәскәүнең татар яшьләре җилкәсендә бүген зур җаваплылык. Аларга карап, башка милләтләр татарлар турында фикер йөртә. Безнең яшьләребез тыйнак, ләкин иң өлгер, иң тырыш кешеләр булырга тиеш. Алар үзләренең үрнәк тормышлары, милли тәрбиясе аша башка милләтләрне дә татар халкының рухи кыйммәтләре, традицияләре, гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән таныштырсын иде”, - дип теләкләрен яңгыратты "Татар Штабы" җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100