news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Ямалиев Президент Юлламасыннан соң кадрларда үзгәрешләр булыр дип фаразлады

«Таләпчәнлек артачагын аңладым», — диде Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев фикеренчә, Рөстәм Миңнехановның ТР Дәүләт Советына Юлламасыннан соң кадрларда зур үзгәрешләр булырга мөмкин.

«Рөстәм Миңнехановны кешеләрнең матди торышы, сәламәтлеге борчый. Ул сәнәгать, икътисад өлкәләре турында гына түгел, социаль өлкәне дә кайгырта. Таләпчәнлек коэффициенты артты. Таләпнең тагын да көчлерәк булачагын аңладым», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Рөстәм Ямалиев Президент Юлламасында һәр милләткә, шул ук вакытта һәр кешегә мөрәҗәгать иткәнен әйтте. «Рөстәм Миңнехановның Юлламаның һәр җөмләсен уйлап язганы сизелде. Халык Минтимер Шәймиевны „бабай“ дип йөртә, миңа калса, Рөстәм Миңнехановны „әткәй“ дип атарга кирәк. Без аңа кызыллык китермәскә тиеш», — ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100