news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Ямалиев православ зиратны торгызуга һәм хач куюга алынуының сәбәбен аңлатты

Мәскәү татарлары штабы җитәкчесенең Әгерҗе районында православ зиратны торгызуга алынуы социаль челтәрләрдә зур гауга чыгарды.

Рөстәм Ямалиев православ зиратны торгызуга һәм хач куюга алынуының сәбәбен аңлатты
Гөлнара Яруллина фотолары

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев, Әгерҗе районында православ зиратны торгызуы һәм анда хач урнаштыруы турында хәбәр чыкканнан соң, күпсанлы тәнкыйть сүзләре ишетүен әйтте. Ул «Татар-информ» журналистына бу гаепләүләр белән риза булмавын сөйләде һәм ни өчен бу эшкә алынуын аңлатты.

«Без чиркәү төземибез, православ зиратка койма һәм хач куйдырабыз гына. Әмма мин хәзер татар, мөселман дөньясында беренче номерлы халык дошманы. Әйдәгез, сугыш, сәяси репрессия корбаннары җирләнгән туганнар каберлекләрен дә карамыйк алайса. Ә бала суга батканда без аннан син христианмы, мөселманмы дип сорыйбызмы? Юл аркылы чыгып барган әбигә кулыннан алып, мөселман булса гына ярдәм итәбезме?» — диде ул.

Рөстәм Ямалиев аңлатуынча, аның әти-әнисе туган төбәктә — Әгерҗе районы Красный Бор авылында XVIII гасыр башында чиркәү төзелә. Приход мәктәбендә табиблар әзерлиләр, алар халыкны дәвалый. Аеруча зур казанышларга ирешкәннәрне махсус зиратта җирлиләр, анда йөзләп кабер бар. Совет чорында чиркәүне җимерәләр, каберлек бульдозер белән эттереп тигезләнә, чыккан сөякләрне бер траншеяга күмәләр.

«Бу туганнар каберлегендә шул чиркәү укытучылары, тормышын кешеләргә багышлаган шәхесләр, үзләрен чиркәүгә багышлаган руханилар. Үзенчәлекле кешеләр, аларның кабер ташлары да затлы булган. Ә зиратта бернинди күрсәткеч билгесе дә юк. „Кара археологлар“ әйбер эзли, икенче ягыннан ком алалар. Бу каберлекнең ташландык хәлдә булуы кешеләрне бик борчыган, алар безгә мөрәҗәгать итте», — диде ул.

Рөстәм Ямалиев әйтүенчә, Мәскәү татарлары штабы Әгерҗе районында балалар йортына шефлык күрсәткән. Моны белгән авыл халкы берничә ел зиратны торгызуны, һичьюгы койма белән уратып алып, керү юлына хач куюны сораган. Аксакаллар штабы белән киңәшкәч, алар ярдәм итәргә дигән фикергә килгән. «Аксакаллар советы рәисе, академик Йолдыз Хәлиуллин бер кулым урынына ике кулымны да күтәрәм», — диде ди Ямалиев.

Зират ремонтланганнан соң Мәскәү татарлары штабына бик күп тәнкыйть сүзләре әйтелгән. «Үз гомеремдә шулкадәр мыскыллау сүзләре ишеткәнем юк иде. Без киңәштек, тәнкыйтькә карамастан, эшне ахырына җиткерәчәкбез. Тагын бер кат уйлап карагыз, киңәшегез. Минемчә, мин бернинди дә җинаять эшләмим, штабка карата булган мыскыллау сүзләрен бераз киметик», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Ямалиев.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100