Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Ямалиев «милләт хакына» Васил Шәйхразиев белән уртак фикергә килүен әйтте
Мәскәү татарлары штабы Васил Шәйхразиев инициативасы белән Бөтендөнья татар конгрессыннан чыгарылган иде.
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев, Бөтендөнья татар конгрессы составыннан чыгарылса да, конгресс белән эшләвен дәвам итәчәк. Бу хакта штаб җитәкчесе конгрессның Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев белән очрашу вакытында килешкән.
«Конгресста булмасам да, Шәйхразиев чакыргач, мин килдем. Беркемгә дә үпкәм юк, кем безне конгресстан чыгарырга тавыш биргән дип ачыкламыйбыз. Конгресстан чыгарсалар да, мин милләт өчен дип сөйләшүгә килдем. Безнең үзара дәгъваларга, үпкәләргә караганда милләт эшләре мөһимрәк», — диде Рөстәм Ямалиев «Татар-информ»га.
Очрашу Кол Шәриф мәчетендә булган. Ямалиев белән Шәйхразиев башта намаз укыганнар, аннары, үзара дәгъвалар темасына кермичә, җанисәп, ТАССРның 100 еллыгы, сайлау турында сөйләшкәннәр. Мәскәү татарлары штабының, конгресста составында булмаган килеш конгресс белән хезмәттәшлек мөмкинлеге каралган.
«Шәйхразиев, күп йөргәч, кайда авыр икәнен белә. Ул безгә, таркалмыйча, төп юнәлешләрдә эшләргә бурыч куйды. Иң мөһиме — Башкортстан, Екатеринбург, Пермь, Чиләбе, Новосибирск, җанисәп авыр булырга мөмкин урыннар. Яшьләр белән эш. Мин берсүзсесез конгрессның газетасын 100 данә яздырдым. Без хәзер конгресс составында булмасак та, аның эшчәнлегендә катнашачакбыз», — диде Ямалиев.
Ямалиев, Бөтендөнья татар конгрессыннан чыгарулага җавап итеп, «Бөтенроссия татар конгрессы» дигән яңа оешма төзеләчәген әйткән иде. Әмма бу эшчәнлек вакытлыча туктатыла. «Бөтенроссия татар конгрессына документлар әзер. Без аны төзесәк, әһәмиятле чорда бөтен татар дөньясы таркалачак. Чөнки хәзер үк 60 тан артык оешма безгә килергә әзер. Шуңа күрә ярты елга кичектерергә булдык», — диде ул.
Рөстәм Ямалиев әйтүенчә, штаб шурасында конгресс белән булган дәгъваларны да шул нияттән — әһәмиятле вакыйгалар чорында таркалу булмасын өчен искә төшермәскә дигән карарга килгәннәр. «Без милләт хакына ул үпкәләрне искә төшермибез. Алар турында фикер алышуга без ярты елдан соң әйләнеп кайтачакбыз», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз