news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Ямалиев: Казан белән Мәскәү яшьләре арасындагы элемтәне ныгытырга кирәк

Әлеге вакытт Мәскәү белән Казан яшьләре арасында элемтә бик нык түгел, ди Мәскәү татарлары җитәкчесе.

Рөстәм Ямалиев: Казан белән Мәскәү яшьләре арасындагы элемтәне ныгытырга кирәк
штаб татар Москвы/архив

(Казан, 30 май, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Мәскәү татарлары Штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев киләчәктә Казан белән Мәскәү яшьләре арасындагы элемтәне тагын да ныгытырга тели. Бу хакта ул кичә "Ярдәм" мәчетендә "Татарлар штабы" тарафыннан уздырылган ифтар мәҗлесе вакытында әйтте.

"Минем шуны да әйтәсем килә: әлеге вакытта Мәскәү белән Казан яшьләре арасына элемтә бик нык түгел, кызганычка каршы. Шуңа күрә без киләчәктә шушы элемтәне, җепләрне тагын да ныгытырга тырышачакбыз. Шушындый урта мәҗлесләребез, чараларыбыз ешрак узсын иде", - диде Рөстәм Ямалиев.

"Монда булуыбызга бик шатбыз. Бу мәчет - Россиядә иң танылган мәчетләрнең берсе. Без монда дуслар белән беренче тапкыр җыелыштык. Шушы очрашуларыбыз гадәткә керсен иде", - дип искәртте ул.

Ифтар мәҗлесендә 1200дән артык кеше катнашты. Алар арасында татар зыялылары, театр артистлары, татар яшьләре активистлары, яшь бизнесменнар, журналистлар, "Ярдәм" фонды карамагында булган мохтаҗлар һәм башкалар булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100