news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Ямалиев: Катнаш гаиләләрнең туксан процентында татар мохите югала

Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе, бу проблеманы хәл итүне күз алдында тоткан фәтвага — мөселманнарга христиан кызларына өйләнүне тыюга каршы булмавын әйтте.

Рөстәм Ямалиев: Катнаш гаиләләрнең туксан процентында татар мохите югала
Илнар Төхбәтов

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Мәскәүдә халык санын алганда катнаш гаиләдәге татарларның күбесе үзләрен татар итеп күрсәтергә теләми, аларда татар мохите югала. Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта әйтте.

«Без татар телен, мәдәниятен саклау белән шөгыльләнәбез. Бүгенге көндә халыкларның кушылуы бик зур проблема. Катнаш гаиләләрнең 90 процентында татар мохите югала. Хәтта халык санын алганда күбесенең татар булып языласы килми», — диде ул.

Шул сәбәпле Рөстәм Ямалиев РФ Диния нәзарәте кабул иткән фәтвага — мөселманнарга христиан кызларына өйләнүне тыю турындагы карарга каршы булмавын әйтте.

«Мин әлеге фәтвага каршы түгел. Әмма башка диндәге кызларга өйләнгән мөселман егетләренең гаиләләрендә дә мәчеткә йөрүче, татарча белүче балалар бар. Акрынлап тормыш иптәшләрен дә мәҗбүр итмичә, Исламга якынайтырга кирәк дип уйлыйм», — диде ул.

Рөстәм Ямалиев фикеренчә, хатын-кызга Ислам диненең матурлыгын, эчтәлеген аңлатырга кирәк. Балаларны кечкенәдән татар телендә тәрбияләү, татар көйләрен тыңлатып үстерү зарур. 

Рөстәм Ямалиев сүзләренчә, татар милләтен саклап калу максатыннан, Мәскәү татарлары штабында «Аулак өй»ләр уздыралар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100