Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Ямалиев: Дөньяны татар халкыннан башка күз алдына китереп булмый
«Татарлар — тырыш, эшчән халык», — диде Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе.
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев татар халкын дөнья буйлап сибелгән бриллиант белән чагыштырды һәм дөньяны татарлардан башка күз алдына китереп булмавын әйтте.
«Татарны бары тик түбәтәй, чәкчәк һәм Сабантуй сүзләре аша гына күрергә гадәтләнгәннәр. Чынлыкта, татар халкы галимнәре, генераллары һ.б. күренекле шәхесләре белән данлыклы. Татарлар — тырыш, эшчән халык. Йөз елдан халкыбыз, туган телебез белән ни булыр? Әйдәгез, барыбыз да җанисәптә татар булып язылыйк. Дөньяны татарлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Рөстәм Ямалиев җанисәптә татар булып язылырга теләмәгән милләттәшләребезгә халкыбызның тарихы, мәдәнияте турында йөз кат, кирәк булса, йөз дә бер тапкыр сөйләргә әзер булуын әйтте. «Киләчәгебез турында уйлагыз», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз