Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Яхинны искә алып
Рөстәм Яхинны искә алып
(Уфа, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Яңа ел бәйрәмен билгеләгән көннәрдә Уфада истәлекле вакыйга булды. Уфа Дәүләт Сәнгать академиясенең Ф. Шаляпин исемендәге концерт залында татар халкының мәшһүр улы, СССРның халык артисты Рөстәм Яхин истәлегенә бик матур Хәтер кичәсе үтте.
Алдан ук ныклы әзерлек алып барылган бу мәдәни чарада иң тәүдә кичәне алып баручы музыка белгече Виктория Симонова җыр сәнгатен сөючеләрне Рөстәм Яхинның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды. «Рөстәм Яхинны музыка белгечләре «татар Рахманиновы» дип йөрткәннәр, – диде В. Симонова. – Төрле заманда яшәгән һәм ике милләт вәкиле булган бу талант ияләренең уртак яклары да күп булган. Икесе дә Мәскәү консерваториясендә фортепиано классында укыган, икесе дә укыту эшен яратмыйча, консерваториядән киткән, икесе дә концерт эшчәнлеге белән актив шөгыльләнеп, фортепианоны җаны-тәне белән бирелеп пропагандалаган. Күренекле татар композиторы Башкортстан җырчылары һәм композиторлары белән һәрчак дустанә мөнәсәбәттә яшәгән һәм хезмәттәшлек иткән. Башкортстан композиторлары Заһир Исмәгыйлев, Нариман Сабитов, Халик Заимов белән бигрәк тә ихлас шәхси дуслык җепләре бәйләгән була Рөстәм Яхинны. Атаклы татар композиторы җырчылардан Фәридә Кудашева белән концертларда бергә чыгыш ясауны үзенә зур дәрәҗә санаган».
Кичәдә Башкортстанның һәм Русиянең халык артисткасы Флүрә Килдиярова Рөстәм Яхинның унбер романсын башкарды.
Милләте буенча башкорт булса да, Флүрә ханым татар композиторы әсәрләрен бик матур итеп татарча җырлады. Тамашачылар бу кичәдә Ф. Килдиярова башкаруында Р. Яхинның Әхмәт Ерикәй сүзләренә «Күңелем өзгәләнгән минутларда», «Синең өчен», «Җырланмаган әле безнең җыр», Мостафа Ногман сүзләренә «Күзләрем тик сине эзлиләр», «Оныта алмыйм», Ләбиб Айтуганов сүзләренә «Ышанам» кебек киң билгеле романсларны тыңлап рухи ләззәт кичерде.
Фортепианода Уфа Сәнгать академиясенең кафедра мөдире, сәнгать фәннәре кандидаты, халыкара иҗат бәйгеләре җиңүчесе Рөстәм Шәйхетдиновның бик оста уйнавы да концертның сәнгати дәрәҗәсен югары күтәрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз