news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Яхин һәйкәле куелган скверда композиторның әсәрләре яңгырап торачак

Күренекле композитор Рөстәм Яхинга һәйкәл ачылу тантанасында дәүләт җитәкчеләре һәм иҗади җәмәгатьчелек катнашындагы сөйләшүдә шушы фикер әйтелде.

(Казан, 16 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан шәһәренең Зур Кызыл урамында – Казан дәүләт консерваториясе каршындагы Рөстәм Яхин һәйкәле куелган скверда тавыш көчәйткеч динамиклардан вакыт-вакыт Рөстәм Яхин көйләре яңгырап торачак. Бүген күренекле композитор, Татарстан Республикасы гимны авторы Рөстәм Яхинга һәйкәл ачылу тантанасында дәүләт җитәкчеләре һәм иҗади җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында булган сөйләшүдә шушы фикер әйтелде.

Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев әлеге идеяне куәтләп, моның бик кызыклы тәкъдим булуын билгеләп узды.

Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясе ректоры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Рубин Абдуллин бу идеянең тормышка ашыру өчен техник мөмкинлекләр барлыгын – диварларга динамиклар урнаштырылган булуын әйтте. “Бу тәкъдим тормышка ашырылыр”, - дип уйлыйм диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Искәртеп узабыз, күренекле композитор, Татарстан Республикасы гимны авторы, СССРның халык артисты Рөстәм Яхинга һәйкәл Зур Кызыл урамында – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән Н.Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерватоиясенең реставрацияләнгән яңа бинасы арасында ясалган скверда урныштырылды. Һәйкәлне монда кую идеясе дә, һәйкәлдәге сандугач образы тәкъдиме дә Рубин Абдуллинга карый.

Рөстәм Яхин һәйкәленең авторлары – скульпторлар Асия Миңнуллина һәм Андрей Балашов.

Рөстәм Яхинның җырлары, инструменталь музыка өчен әсәрләре һәм тормыш юлы турында Интертат электрон газетасында укый аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100