news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Яхин романсларын башкарган итальян җырчысы татар телен “шигъри тел” дип атады

Валерио Сгарджи фикеренчә, татар теле рус теленә караганда катлаулырак, әмма бик матур һәм шигъри тел.

Рөстәм Яхин романсларын башкарган итальян җырчысы татар телен “шигъри тел” дип атады
Владимир Васильев

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Кичә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә итальян опера һәм эстрада җырчысы Валерио Сгарджи татар телен “шигъри тел” дип атады. Ул Рөстәм Яхинның “Күңелдә яз” романсын башкарды. Татар теле турында фикерләрен Валерио Сгарджи "Татар-информ" хәбәрчесенә сөйләде.

Валерио Сгарджи сүзләренчә, Рөстәм Яхин әсәрен җырларга аңа оештыручылар тәкъдим иткән. “Рөстәм Яхинның башка романслары белән дә танышып чыктым. Миңа Яхин язган әсәрләр бик ошады. Оештыручылар татар композиторының әсәрләре минем тавышыма яраклы диде”, - ди ул.

Валерио Сгарджи бу җырны башкарганда, яз фасылын, Казанны, шәһәрнең мохитен тойганын әйтте. “Яхинның “Күңелдә яз” романсы – пентатоникада иҗат ителгән гаҗәеп әсәр, ул миңа итальян композиторы Пуччининың әсәрләрен хәтерләтә”, - ди җырчы.

Итальян теноры татар сүзләрен әйтелеш ягыннан дөрес яңгыраткан дип уйлый. “Мөгаен, хаталар да булгандыр, әмма алар хис-кичерешләр аркасында киткән дип уйлыйм. Мин татар җырын дөрес җырларга тырыштым”, - диде ул.

Валерио Сгарджи татар теле турында да фикерен әйтте. Аның карашынча, татар теле рус теленә караганда катлаулырак, әмма бик матур һәм шигъри тел. “Кайбер сүзләр миңа Монголияне, Японияне, гомумән, Көнчыгышны хәтерләтә. Татар теле бик матур һәм шигъри тел”, - ди Италия җырчысы.

Җырчы романсларны Россиянең халык артисты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге ТР Дәүләт халык уен кораллары оркестрына кушылып башкарды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100