news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Вәлиуллин: Тәлгать Таҗетдин дуслык өчен исемен корбан итәргә әзер кеше

Мөфтинең беренче урынбасары фикеренчә, баш мөфти мөселманнар дин тотуларын яшергән чакта ук ислам динен саклаган кеше.

Рөстәм Вәлиуллин: Тәлгать Таҗетдин дуслык өчен исемен корбан итәргә әзер кеше
архив/Султан Исхаков

(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин Россиянең Баш мөфтие, РФ мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдинне мөселманнарның дуслыгы өчен үз исемен корбан итәргә әзер шәхес дип атады. Бу хакта ул “Татар-информ”га әйтте.

“Мөселманнар арасында дустанә мөнәсәбәт булсын өчен үзенең исемен, имиджын корбан итәргә риза булган кеше”, - диде Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин.


Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Тәлгать Таҗетдиннең тагын ике казанышын атап үтте. “Мөселманнар диннәреннән оялып йөргән чакта, җаны, тәне белән ислам динен саклаган кеше ул. Өченчедән, Россиядәге меңләгән имам-хатыйбларның юлбашчысы. Төбәкләрдәге мөфтиләргә хәер-фатиха биргән кеше”.

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Тәлгать Таҗетдин турында сүз чыккач, беренче чиратта шушы өч сыйфаты исенә төшүен әйтте. Алар баш мөфтине югары бүләккә лаеклы икәнен күрсәтә, диде ул. “Аллаһы Тәгаләгә мәгълүм, мин белмәгән лаеклы казанышлары да бар дип саныйм”, - ди мөфтинең беренче урынбасары.

  • Тәлгать Сафа улы Таҗетдин 1948 елның 12 октябрендә Казанда туган. 1966 елда Бохарадагы «Мир араб - Гарәп дөньясы» мәдрәсәсендә укый, 1978 елда соңрак Каһирәдәге әл-Әзһәр ислам университетында белем ала. 1978 елда « Мәрҗани» мәчетенең имам-хатыйбы булып эшли башлый. 1980 елның 19 июнендә Уфада урнашкан Үзәк диния нәзараты рәисе һәм мөфти итеп сайлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100