news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Вәлиуллин мәчетләрдә татар теле курсларын булдырырга кирәк дип саный

Хәзрәт сүзләренчә, моңа фидакарьлек ярдәмендә генә ирешеп була.

Рөстәм Вәлиуллин мәчетләрдә татар теле курсларын булдырырга кирәк дип саный
архив/Рамиль Гали

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан мөфтиенең урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин мәчетләрдә татар телен өйрәнү курсларын булдыру өстендә эшләргә кирәклеген әйтте. Бу хакта ул КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узучы "Дини оешмаларда татар теленең кулланылышы" дискуссия мәйданчыгында сөйләде.

“Мәчетләрдә дини түгәрәкләрнең татар телендә булуын без әйдәп барырга тиеш. Үз телемдә генә яхшы сөйлим диючеләр бар. Менә Себер якларыннан Иркутскиның мөфтие сөйләде – барыбыз да аңлады. Безне никтер бөтенесе бүлгәлисе, тарткалыйсы килә. Ләкин без бер-беребезне аңлыйбыз”, - диде ул.

Рөстәм хәзрәт Россия территориясендә генә татарга кардәш булган ун милләт яшәгәненә басым ясады. “Әйе, аларның бөтенесе дә мөселман түгел. Исемнәрен дә белеп бетермибез хәтта. Кайберләре Себердә югалып калган кечкенә милләтләр”, - диде ул.

“Әгәр мине, үзбәкләр, уйгырлар аңлый икән, димәк, алар, гомумән безне аңлаячак”, - дип нәтиҗә ясады Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot