news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Сәрвәров: Россиядә ике милләт вәкилләре генә ил буйлап концерт куеп йөри ала

“Башкаларда эстрада бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Без шундый хәлгә төшсәк, “Эте дә, бете дә җырлый” димәс идек”, - ди продюсер.

Рөстәм Сәрвәров: Россиядә ике милләт вәкилләре генә ил буйлап концерт куеп йөри ала
Султан Исхаков

(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “Аксу” студиясе җитәкчесе, автор-башкаручы, продюсер Рөстәм Сәрвәров татарча җырлаучы артистларның күп булуына сөенергә кирәк дип саный. Россиядә рус һәм татар артистлары гына ил буйлап концерт куеп йөри, диде Рөстәм Сәрвәров. Бу фикерен ул “Татар-информ” хәбәрчесенә биргән интервьюда әйтте.

“Россиядә ике генә милләт ил буйлап концерт куеп йөри ала. Ул – рус һәм татар милләтләре. Башка милләтләр инде күптән үлеп бетеп бара. Аларда эстрада бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Без шундый хәлгә төшсәк, “Эте дә, бете дә җырлый. Кызганыч, шулкадәр күп җырлыйлар”, - дип әйтмәс идек”, - диде продюсер.

“Татар эстрадасында бушлык күп, ләкин артистлар да күп. Әмма алар күп булуга, татарча җырлаганга сөенергә кирәк. Бөтенләй җырламый башласалар нишләрбез?” – ди Рөстәм Сәрвәров.

Рөстәм Сәрвәров әйтүенчә, күп кешедән “Бөтен кеше сәхнәгә чыга, бөтен кеше җырлый” дигән тискәре фикерләр яңгырый. Продюсерның шундый фикер йөртүчеләргә җавабы мондый: “Җырласыннар! Моның өчен сөенергә кирәк. Мин кешеләрнең шуны аңламауларына аптырыйм. Җырлыйлар икән, аңа сөенергә кирәк. Алар бит тәмәке тартып, аракы эчеп йөрмиләр”.

  • Рөстәм Сәрвәров белән тулы интервьюны “Интертат” электрон газетасы сайтында укый аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100