news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Сәрвәров: “Фиксиләр” мультфильмын тәрҗемә итү - Илдар Мөхәммәтов идеясе

Татарстанның Мәгариф һәм фән министры урынбасары тәрҗемә өчен нәкъ менә "Фиксики"ны тәкъдим иткән.

 (Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Гүзәл Насыйбуллина). Узган ел ахырында татар теленә тәрҗемә ителеп, киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителгән “Фиксиләр” мультфильмын Татарстанның Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов сайлап алган.  "Үзе дә яшь әти булган Илдар Ринатович нәкъ менә шушы "Фиксики" мультфильмын сайлап алды. Тәрҗемә итә башлагач, үзебезгә дә шул кадәр ошады ул мультфильм. Ул олыларга да, балаларга да бик файдалы”, - диде “Аксу” студиясе җитәкчесе Рөстәм Сәрвәров бүген "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә.

Исегезгә төшерәбез, татарча “Фиксиләр”не Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында карап була. Барлыгы 60 серия тәрҗемә ителгән. Якындагы вакытта мультфильмны дискларда чыгару нияте бар, дип белдерде Рөстәм Сәрвәров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100