news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Сәрвәров: Атказанган исемнәр – дилбегәне тарткалау өчен бер механизм гына

“Совет заманыннан калган исем бирүләр кайчан да булса бетәр дип уйлыйм”, - диде продюсер.

Рөстәм Сәрвәров: Атказанган исемнәр – дилбегәне тарткалау өчен бер механизм гына
Султан Исхаков

(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “Аксу” студиясе җитәкчесе, автор-башкаручы, продюсер Рөстәм Сәрвәров совет заманыннан калган төрле исем бирүләр күпләргә күзләрен йомарга, түрәләргә дилбегәне тарткалау өчен бер механизм гына дип саный. Бу фикерен ул “Татар-информ” хәбәрчесенә биргән интервьюда әйтте.

“Исем бирүләр бездә генә. Бүтән бер генә илдә дә юк ул. Американың, Англиянең, Европаның халык артистлары дигән әйберләр юк. Ул әйбер безнең чиновникларга кирәк. Син Мәдәният министрлыгы алдында баш иеп барасың, чөнки сиңа исем кирәк. Халык белмәгән бик күп халык артистлары бар. Совет заманыннан калган исем бирүләр кайчан да булса бетәр дип уйлыйм”, - диде ул.

Продюсер гастрольдә йөргән замандагы хәлне исенә төшерде. “Мин моны нәрсәдән алып әйтәм? Берсендә, гастрольдә йөргәндә, бер фатирга алып керделәр. Депутат фатиры иде ул. Шул гомер буе чөгендер алган депутат кешенең бөтен өе грамота белән тулган. Ә ашарына акчасы юк. Ул социалистик хезмәт герое. Аяклары кәкрәеп беткән, больницага ятарга акчасы юк”, - ди продюсер.

“Без анда акчалар калдырып киттек. Менә мине шушы әйбер шулкадәр айнытып җибәрде. Ул герой! Депутат булган кайчандыр. Ул “Мине кара "Волга" белән районнан өйгә кадәр китереп куйдылар” ди. Аның исендә калган бөтен әйбере шул. Соң син аңа акчасын түлә”, - диде Рөстәм Сәрвәров.

“Ул медальләр кирәктер инде. Белмим. Алар күпләргә күзләрен йомарга, түрәләргә дилбегәне тарткаларга бер механизм гына”, - диде ул.

  • Рөстәм Сәрвәров белән тулы интервьюны “Интертат” электрон газетасы сайтында укый аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100