news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Сүлтиев АКШ Финанс министрлыгының яңа докладына керде

«Кремль доклады»ндагы россиялеләрнең исемнәре билгеле булды.

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). «ТАИФ» генераль директорының беренче урынбасары Рөстәм Сүлтиев америкалылар тарафыннан төзелгән «Кремль доклады»на керде.

Доклад фигурантларының исемлеге АКШ Финанс министрлыгы тарафыннан төзелгән. Ведомство доклад мәгълүматларын Америка сенаторына танышу өчен тәкъдим иткән. Аларның бер өлеше яшерен документлар рәтенә кертелгән.

Исемлектә «Газпром» һәм «Роснефть» җитәкчеләре Алексей Миллер белән Игорь Сечин да бар. Биредә барлыгы 114 түрә һәм дәүләт компанияләре җитәкчеләре тәкъдим ителгән.

Исемлеккә шулай ук 96 эшкуар кертелгән. Алар арасында Алишер Усманов, Роман Абрамович, Сөләйман Кәримов, Евгений Касперский, Петр Авен һәм Владимир Потанин бар.

АКШ Финанс министрлыгы рәсми вәкилләре искәрткәнчә, «Кремль доклады» исемлегенә эләгү аның фигурантларына карата санкцияләр кертүне аңлатмый.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot