news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Сәфиуллин: “Дарулар белән сату итүче оешмалар халык турында уйларга тиеш”

Бүген Казанда республикабызда грипп эпидемиясе белән бәйле рәвештә халыкны дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсенә багышланган кичектергесез киңәшмә узды

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы Идарәсендә республикабызда грипп эпидемиясе белән бәйле рәвештә халыкны дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсенә багышланган кичектергесез киңәшмә узды. Аны Идарә җитәкчесе Рөстәм Сәфиуллин алып барды. Киңәшмәдә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, министр урынбасары Ринат Җәләлетдинов, идарә белгечләре, республикабызда эре даруханә челтәрләре җитәкчеләре, даруларны җитештерүче, күпләп сатучы ширкәтләр вәкилләре катнашты.
“Грипп чорында сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы Идарәсе даруханәләрнең препаратлар белән тәэмин ителешенә көндәлек мониторинг алып бара. 16 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, даруханә складларында “Арбидол”, “Тамифлю”, саклану маскаларының булмавы яки бик аз булуы ачыкланган. Соңгы ике атна эчендә идарә белгечләре Казанның - 16, Яр Чаллының – 7, Кукмара районының 3 даруханәсен тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, гриппка каршы дарулар бар, әмма бик аз. 50 процент очракта “Арбидол” даруының даруханә киштәсендә булмавы ачыкланган”, - дип белдерде Рөстәм Сәфиуллин киңәшмәне ачып җибәргәндә. Аның сүзләренә караганда, “Арбидол” даруы даруханәләрдә булган очракта да, аның бәясе кыйммәтләнгән. Даруның үз бәясе 170 сум булса, ваклап сатуда бәясе 227 сумга җитә. Киңәшмәдә әйтелгәнчә, гриппка каршы препаратлар бәясен арттыру фактлары бар. Аның сәбәбен белү өчен Идарә җитәкчелеге атна саен шундый кичектергесез киңәшмәләр уздырачак. Рөстәм Сәфиуллин дару бәяләрен арттырмыйча сатучы даруханә челтәрләренә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Чөнки бүген фармация базарында катнашучылар алдына үз мәнфәгатьләрен кайгыртмыйча, халыкка ярдәм итү максаты куела.
Киңәшмәдә даруханә челтәрләре, күпләп сатучы оешмалар җитәкчеләре дә дарулар бәясен күтәрү фактларына исәп-хисап тотты. Мәсәлән, “МОРО” компаниясе 1 октябрь-1 ноябрь аралыгында “Арбидол” препаратына бәяне 2 процентка күтәргән. “Таттехмедфарм” ширкәте гриппка каршы дару бәясен 15 проценттан да артык күтәрмичә сата. Күп кенә оешмалар даруларның складларда булмавына, заявка бирелгән очракта да аз килүенә, шуңа күрә тиз сатылып бетүенә зарланды. Рөстәм Сәфиуллин ассызыклаганча, ваклап сатучы оешмалар дарулар җитештерүчеләре белән турыдан-туры эшләсә, тагын да яхшырак булыр иде. Мәсәлән, “Арбидол” җитештерүче “Фармстандарт” оешмасының республикада үз вәкиллеге бар. Ул Татарстан халкын үз дарулары белән тәэмин итү өчен тырышырга тиеш.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева тагын бер кат искәрттеп үткәнчә, даруларга ажиотажны халык үзе тудыра – даруханәләрдән даруларны күпләп сатып ала. Моның бер дә файдасы юк. Республика даруханәләре грипп чорында кирәкле дарулар белән даими тәэмин ителә. Даруханәләрдә эшләүче фармацевтлар белән дә даими эшләргә кирәк. Алар даруны сорап килгән кешене “дару юк” дип кире җибәрә. Ә бит “Арбидол” грипптан панацея түгел. Аның урынына башка препаратларны да тәкъдим итеп була. Гомумән, фармация базарында грипп белән көрәшә торган дарулар күп. “003” белешмә хезмәте дә шалтыратучы кешеләргә даруханәләрдә кирәкле дарулар юк, дип әйтә. Алай әйтмичә, дарулар бар, әмма чикләнгән күләмдә генә, дип җавап бирсә, әйбәтрәк булыр иде, дип саный Фәридә ханым.
Киңәшмәдә республикабызга тиздән саклану битлекләре китертеләчәге турында да хәбәр ителде. Җыелыш соңында Рөстәм Сәфиуллин дарулар белән сату итүче оешмаларны җаваплылыкны үз өстенә алырга, кирәк булса, якшәмбе көнне дә эшләргә чакырды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100