news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Сәфиуллин “Данлыклы хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә

Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль Хезмәтнең Татарстандагы Идарәсе башлыгы Рөстәм Сәфиуллин “Данлыклы хезмә

(Казан, 21 май, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль Хезмәтнең Татарстандагы Идарәсе башлыгы Рөстәм Сәфиуллин Татарстан халкы сәламәтлеген саклауга лаеклы өлеш керткән һәм күпьеллык нәтиҗәле эш башкарган өчен “Данлыклы хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә.
Фармация фәннәре докторы, профессор Рөстәм Сәфиуллин 1955 елда туа. 1974 елда - Минзәлә медицина училищесын, 1981 елда Пермь фармация институтын тәмамлый. 1981-1985 елларда Башкортстан Республикаксы 66-нчы санлы үзәк район аптекасында өлкән провизор, аннары мөдире булып эшли. 1985-1989 елларда ТАССР Бөгелмә районара конторасы мөдире, 1989-1993 елларда – “Фармация” берләшмәсе генераль директоры урынбасары вазифаларын башкара. 1993 елдан “Татарстан фармация” дәүләт предприятиесе генераль директоры була. 1997-2006 елларда ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Фармация буенча Департаменты башлыгы, 2006 елдан - сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль Хезмәтнең Татарстандагы Идарәсе башлыгы.
Рөстәм Сәфиуллин – Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы атказанган сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәре исемнәренә лаек була.

news_right_1
news_right_2
news_bot