Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Нигъмәтуллин: Язгы ташу көчле килсә, 200 дән артык торак пунктка су басу яный
«Февраль азагына републикада кар катламы биеклеге соңгы елларның уртача күрсәткеченнән күпкә зур, шуңа быелгы ташу киеренке узуы ихтимал», — диде ул.
(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Язгы ташу көчле килсә, безнең фаразлар буенча, су басу зонасына 200 дән артык торак пункт, 20 ләп автомобиль күпере, социаль әһәмияткә ия объектлар эләгергә мөмкин», — диде Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин Министрлар Кабинетында утырышта.
Бу минутларда гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләү һәм кисәтү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы уза.
«Февраль азагына републикада кар катламы биеклеге соңгы елларның уртача күрсәткеченнән күпкә зур, шуңа быелгы ташу киеренке узуы ихтимал. Муниципаль районнарга бүгеннән югары әзерлек дәрәҗәсенә чыгу кирәк, су баса башласа, гадәттән тыш хәл режимына күчү зарур», — дип белдерде Рөстәм Нигъмәтуллин.
Ул 2021 елда язгы ташу чорында республика территриясендә 20 муниципаль берәмлек территориясен, транспорт инфраструктурасы объектларын су басканын искәртте. Шул исәптән, 206 йорт яны территориясе, 540 бакча участогы, 9 түбән урнашкан күпер, 8 грунт автомобиль юлы ташудан зыян күргән.
«Язгы ташуга анализ гидротехник корылмаларның торышы канәгатьләнерлек булмавын, ярларны ныгыту, тирәнлекне арттыру, елга үзәннәрен чистарту буенча чаралар кирәклеген күрсәтте», — диде Рөстәм Нигъмәтуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз