Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Нигъмәтуллин: Язгы ташу чорында балыкчыларны кисәтергә кирәк
«Язгы ташу чорында кисәтү-коткару эшенә көч аз керми, дәүләт акчасы да шактый сарыф ителә», — диде ул Министрлар Кабинетында гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләү һәм кисәтү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында.
(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин әйтүенчә, боз китү вакыты якынлашканлыктан, балыкчыларга аңлату эшләрен уздыру кирәк.
«Язгы ташу чорында кисәтү-коткару эшенә көч аз керми, дәүләт акчасы да шактый сарыф ителә. Үзен, башкаларны куркыныч астына куючыларга аңлатырга кирәк. Хирыслы кешеләрне туктату авыр, ләкин кисәтү эше башкарылырга тиеш», — диде ул Министрлар Кабинетында гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләү һәм кисәтү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында.
Рөстәм Нигъмәтуллин административ практика да гамәлдә, дип бозга чыгу тыелгач кертелә торган штрафлар турында искәртте.
Гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин язгы ташу чорында ун постта тәүлек әйләнәсендә кизү оештырылачагын әйтте.
«Безгә, коткаручыларга, кеше азрак чыккан саен җиңелрәк. Көз көне 200 ләп кеше боз белән киткән еллар булды бит, 200 кешене коткарып кала әле?! Яз көне актык көнгә кадәр бозда утыралар. Балыкчыны балыкчы гына аңлый. Балыкчыларны төзәтеп булмый, ләкин бу эшне аерым контрольдә тоту кирәк», — диде Рафис Хәбибуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз