news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Нигъмәтуллин Территориаль иҗтимагый үзидарәләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде

Конкурс нәтиҗәләре буенча республиканың 120 иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә билгеләнде, җиңүчеләргә дипломнар һәм премияләр тапшырылды.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан башкаласында Казан Ратушасында «Татарстан Республикасы Елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды.  Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

«Безнең республикада территориаль иҗтимагый үзидарә хәрәкәте зур көч булып тора. 2019 елның 1 мартына Татарстан Республикасында 391 территориаль иҗтимагый үзидарә үз эшчәнлеген алып бара. Узган ел алар 365 булган. Казан һәм Чаллы кебек зур шәһәрләрдә дә, республиканың авыл җирлекләрендә дә яңа үзидарәләр оештырыла», - дип билгеләп үтте үз чыгышында Рөстәм Нигъмәтуллин.

Әгъзам Гобәйдуллин, үз чиратында, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары республика үсешендә территориаль иҗтимагый үзидарәнең ролен югары бәялиләр һәм һәрвакыт урыннарда ярдәм итәргә омтылалар, диде.

«Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» конкурсына 156 гариза керде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча республиканың 120 иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе билгеләнде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды. Акчалата бүләкләрнең гомуми суммасы 50 миллион сумнан артык тәшкил итте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100