news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Нигъмәтуллин: Татарстанда 100дән артык проблемалы йортны уңышлы төзеп бетерделәр

Татарстан Республикасы беренче вице-премьеры «Татар-информ» агентлыгына өлешчеләр проблемаларын хәл итү турында сөйләделәр.

Рөстәм Нигъмәтуллин: Татарстанда 100дән артык проблемалы йортны уңышлы төзеп бетерделәр
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанда алданган өлешчеләрнең проблемаларын хәл итү юллары табылды. Шулай итеп, республикада проблемалы йортлар саны кими. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы журналистларына әңгәмәдә Татарстан беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин сөйләде.

2016 елда  өлешләп сатып алу өчен төзелә торган 7 йорт файдалануга тапшырылган. 1 175 кеше яңа фатир ачкычлары алган. Соңгы биш елда Татарстанда 105 йортны төзеп бетергәннәр, тагын 29 объектны төзеп бетерергә кирәк. Бу йортлар төзелеп бетәчәк, дип белдерде Татарстан беренче вице-премьеры.

news_right_1
news_right_2
news_bot