news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Нигъмәтуллин өстенлекле үсеш территориясе инвестиция җәлеп итү өчен мөһим дип саный

Түбән Каманың Халык иҗаты йорты мәйданчыгында “ЭТО ТО, СЭР!” халыкара инвестицион форумы узды.

Рөстәм Нигъмәтуллин өстенлекле үсеш территориясе инвестиция җәлеп итү өчен мөһим дип саный
prav.tatarstan.ru

(Казан, 13 апрель, "Татар-информ"). Өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе инвестицияләр җәлеп итүдә мөһим механизм булып тора. Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин “ЭТО ТО, СЭР!” халыкара инвестицион форумының пленар утырышында шулай дип әйтте. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Түбән Каманың Халык иҗаты йорты мәйданчыгында узган форумда чит илләрдән һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 1 меңләп кеше катнаша. “ЭТО ТО, СЭР!” инвестицион форумның модераторы - ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Форумда катнашучыларга төбәкләрдә өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрен (ТОСЭР), шул исәптән Түбән Камада өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясен булдыру турында фильм күрсәтелде.

Талия Миңнуллина билгеләгәнчә, Россиядә барлыгы 100 өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе булдырылган, шуларның бишесе -Татарстан Республикасында.

“Чаллы” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе барлыкка килү вакытыннан алып республика резидентлар җәлеп итү буенча бай тәҗрибә туплады. Бүгенге көндә өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләре 5 моношәһәрдә эшли, аларда 56 резидент теркәлгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100