news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Нигъмәтуллин снюсларның зыяны турында сөйләүне дәвам иттерергә кушты

Тикшерүләр барышында Роспотребнадзор вәкилләре 50 кг нан артык снюс матдәсен йолып алган.

(Казан, 23 гыйнвар, Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин никотинлы матдәләр, икенче төрле әйткәндә, снюсларның зыяны турында сөйләүне дәвам иттерергә кушты. Бу хакта ул Роспотребнадзор федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе коллегия утырышында әйтте.

Идарәнең никотинлы продукцияне сату очракларын кисәтү буенча нәтиҗәле эшен билгеләп узды.

«Роспотребнадзор тикшерүләре нәтиҗәлелеге сәүдә нокталарында бу матдәләр кимүенә китерде. Бу тема буенча киң мәгълүмати пропаганда темплары кимергә тиеш түгел. Без административ чаралардан тыш, бу товарларның зыяны турында сөйләшүләр алып барырга тиеш», — диде Рөстәм Нигъмәтуллин.

Татарстанда тикшерүләр барышында Роспотребнадзор вәкилләре 50 кг нан артык снюс матдәсен йолып алган. Хезмәткәрләр Яңа елга кадәр сәүдә нокталарын йөреп чыккан.

«Никотинлы продукция сатылу-сатылмавын ачыклау өчен 600 сәүдә объекты тикшерелде. Тикшерүләр дәвам итәчәк», — диде идарә башлыгы Марина Патяшина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100