Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Нигъмәтуллин: «Мелодия» торак комплексын быел төзеп бетерергә планлаштырабыз
Йорт буенча төзелеш эшләре күп түгел, әмма парковкасында эш күләме зур
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Хөкүмәте җитәкчелеге «Мелодия» торак комплексының 2021 ел азагына төзелеп бетәсенә өметләнә.
«Узган ел Казанда яңа проблемалы объект барлыкка килде. Ул - „Пик+“ оешмасының Комиссар Габишев урамындагы „Мелодия“ торак комплексы. Хәзерге вакытта төзү эшләре ничектер бара, әмма түбән темплар аркасында өлешчеләргә фатир бирү срогы үтте», — диде Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Хөкүмәт йортында узган брифингта.
«Өлешләп төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды» төзүче оешманы банкрот дип игълан итү өчен судка биргән. Спикер сүзләренчә, банкротлык процедурасын кертү — төзелешне тәмамлау буенча федераль ярдәм механизмын куллану өчен кирәкле шарт. Төзүче оешма җитәкчелегенә карата Тикшерү комитеты тарафыннан җинаять эше кузгатылган.
«Әгәр барлык юридик процедураларны җиренә җиткереп үтсәк, агымдагы елда бу объектны тәмамлыйбыз. Йорт буенча төзелеш эшләре күп түгел, әмма парковкасында эш күләме зур», — диде Рөстәм Нигъмәтуллин.
Ул ел азагына Татарстандагы барлык проблемалы объектларны төзеп бетерү бурычы куелуына басым ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз