news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Нигъмәтуллин: Ел ахырына кадәр тагын проблемалы биш объектны тапшыру планлаштырыла

Аның сүзләренчә, алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итүне Татарстан Президенты шәхсән үзе контрольдә тота.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин «ФОН» компанияләр төркеме, «Свей фирмасы» ҖЧҖ һәм «Стройком» ҖЧҖ нең төгәлләнмәгән төзелеш объектлары өлешчеләренең инициативалы төркеме вәкилләре белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

Рөстәм Нигъмәтуллин сүзләренчә, ел ахырына кадәр тагын проблемалы 5 объектны тапшыру планлаштырыла.

2017 елда республикада 853 фатирлы 4 объект файдалануга тапшырылган. Бу 509 алданган өлешченең таләпләрен канәгатьләндерергә мөмкинлек биргән.

Хәзерге вакытта проблемалы 35 йорт Татарстан Хөкүмәте контролендә, аларның 6сы тапшырылган, алар буенча ике тапкыр сатылу фактлары билгеле.

9 объектта төзелеш-монтажлау эшләре бара, якын арада 6сы әзер булачак. Биш объектны 2017 ел ахырына кадәр тапшыру планлаштырыла.

Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, беренче чиратта, күп чыгым таләп итмәгән, әзерлек дәрәҗәсе югары булган йортлар файдалануга тапшырылачак.

Аның хисабы буенча, иң проблемалы объектларның төзүчеләре банкротлыкка чыккан «ФОН» компанияләр төркеме, «Свей фирмасы» ҖЧҖ, аларның җитәкчеләре кулга алынган.

Алданган өлешчеләрнең проблемаларын хәл итүне Татарстан Президенты шәхсән үзе контрольдә тота. Шулай ук һәр атна саен бу объектларның әзерлеген тикшерәләр һәм гражданнарны кабул итәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100