Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Нигъмәтуллин экоактивистларга үз тәкъдимнәрен кертергә киңәш итте
Казанда калдыкларны термик зарарсызландыру заводы төзелешенә каршы булган кешеләр Татарстанның беренче вице-премьеры белән очрашты.
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Конструктив тәкъдимнәр булса, Татарстанда калдыклар белән эш итүнең территориаль схемасын үзгәртеп булачак. Бу хакта экоактивистлар белән әңгәмәдә Татастанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр итте.
«Әгәр дә сез документ дөрес түгел дип саныйсыз икән, әйдәгез, тәкъдимнәр ясыйк, әзерлибез, җибәрик, анда тулы бер институт эшли», — диде Нигъмәтуллин.
Әңгәмә барышында калдыкларны термик зарарсызландыру заводы төзелешенә каршы килүчеләр хакимият гражданнарның тәкъдимнәрен тыңларга теләми, дип белдерде.
«Сез - гражданнар, без дә гражданнар. Схеманы эшләгән проектантлар һәм инженерлар - алар да гражданнар, аларның да проектта чагылыш тапкан үз позицияләре бар. Һөнәри экологик белем алган ведомство экспертлары да үз позициясен белдерде, алар да гражданнар. Сез кешеләр катнашмый, дисез. Алар катнашалар», - дип җавап бирде Нигъмәтуллин.
Ул территориаль схеманың профессионаллар эшләвен һәм халык сайлаган төрле дәрәҗәдәге депутатларның хуплавын, аларның халык фикерен белдерергә хокуклы булуын искәртте.
Моңа кадәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов калдыкларны термик зарарсызландыру заводы төзелеше буенча фикер алышу өчен Казан һәм Осиново бистәсендә яшәүчеләр белән очрашу уздырырга кушкан иде. Очрашуда хакимият ягыннан республиканың беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз