news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Нигъмәтуллин: “Дәүләт телләре турында” закон үтәлеше эшен дәвам иттерү кирәк

Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Юстиция министрлыгының 2018 елгы эшчәнлегенә уңай бәя бирде.

Рөстәм Нигъмәтуллин: “Дәүләт телләре турында” закон үтәлеше эшен дәвам иттерү кирәк
Александр Эшкинин

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Юстиция министрлыгы коллегиясендә “Дәүләт телләре турында” закон үтәлеше юнәлешендә эшне дәвам иттерергә кушты. Бу хакта ул министрлыкның йомгаклау коллегиясе утырышында әйтте.

“Дәүләт телләре турында” закон гамәлгә ашырылуына игътибар бирелә. Уңай динамикага карамастан, барлык күрсәткечләр үтәлешенә дә ирешелмәгән. 2019 елда бу юнәлештә эшне дәвам иттерү кирәк”, - дип белдерде Рөстәм Нигъмәтуллин. Аның әйтүенчә, ирешелгән күрсәткечләргә карап, гомумән алганда, республика Юстиция министрлыгының 2018 елгы эшчәнлегенә уңай бәя биреп була.

“Хокукый база икътисади, сәяси үзгәрешләргә оператив реакциясен күрсәтергә тиеш”, - диде. Беренче вице-премьер сүзләренчә, 2018 елда министрлык закон чыгару эшендә планны үтәгән. “Башкарма хакимият органнары закондагы үзгәрешләргә игътибар биреп, норматив-хокукый акт проектларының Хөкүмәткә вакытында кертелүен кайгыртырга тиеш”, - диде.

“2018 елда республикада "Кодекс" мәгълүмати системасы гамәлгә кертелгән. Дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары бу мөмкинлектән активрак файдаланырга тиеш. Кызганыч, без әлегә киресен күрәбез. 2019 елда Юстиция министрлыгы координация ролен ныгытырга тиеш”, - дип әйтте Рөстәм Нигъмәтуллин.

Ул республикада 38 дәүләт программасы арасында “2014-2021 елларда юстиция үсеше” программасы да булуын искәртте. “Без аның нигезендә җәмәгать судьялары эшен тәэмин итәбез. Бу программаның төп максаты – үз хокукларын яклауны сорап мөрәҗәгать иткән гражданнарга уңайлы шартлар тудыру”, - диде. Рөстәм Нигъмәтуллин әйтүенчә, 2018 елда бу программага 108,4 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Ул систематизация, матди-техник җиһазланыш әйәмиятен билгеләп үтте. “Министрлыкка, Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге белән берлектә, суд участокларында техник җиһазланыш нормативларын эшләү һәм аны Хөкүмәткә раслауга юлларга кирәк дип саныйбыз. Бу 1 сентябрьдән мәҗбүригә әвереләчәк. Әлеге мөһим сорауны контрольгә алу зарур”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100