news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Нигъмәтуллин чирмешәнлеләрне терлекчелек күрсәткечләрне яхшыртырга өндәде

Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы яңа объектларны ачу тантанасында да катнашты.

Рөстәм Нигъмәтуллин чирмешәнлеләрне терлекчелек күрсәткечләрне яхшыртырга өндәде
Гөлсирә Шәрифуллина

(Чирмешән, 26 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин чирмешәнлеләрне аеруча терлекчелектә күрсәткечләрне яхшыртырга өндәде. Чирмешән район Советы сессиясендә катнашып, ул демографик хәлгә дә борчылуын белдерде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Фердинат Дәүләтшин 2018 елда районны социаль-икътисади үстерү йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында хисап докладында бик күп саннарны һәм мәгълүматларны атап үтте.

Рөстәм Нигъмәтуллин Чирмешән районының республика муниципаль берәмлекләре социаль-икътисади районында 2018 ел нәтиҗәләре буенча 11нче урында булуын, 2017 елдагыдан биш позициягә үк яхшыруын мактап узды. Мини-фермалар, кулланучылар кооперативлары төзү буенча да алга китеш бар.

Рөстәм Нигъмәтуллин районның Сосновка авылында төзелгән яңа башлангыч мәктәпне ачу тантанасында да катнашты. Шулай ук ул Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты янкормасы төзелешен дә бәяләде, аны ачуда катнашты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot