news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Нигъмәтуллин Чирмешән кадет интернат-мәктәбенең яңа корпусында булды

Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Чирмешән районына район Советының 2018 ел нәтиҗәләренә багышланган хисап сессиясендә катнашты.

Рөстәм Нигъмәтуллин Чирмешән кадет интернат-мәктәбенең яңа корпусында булды
tatarstan.ru

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин Чирмешән районына эш сәфәре вакытында берничә объектта булды. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте порталында хәбәр ителә.

«Беренче объект Ульяновск урта гомуми белем бирү мәктәбенең Сосновка башлангыч мәктәбе филиалы булды. Аннары алар (делегация- Т-и иск.) Чирмешән кадет интернат-мәктәбенең яңа уку корпусында булдылар», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Белем бирү учреждениеләрендә булганнан соң, Рөстәм Нигъмәтуллин район мәдәният йортына юнәлде. Анда 2018 ел нәтиҗәләренә багышланган район Советының хисап сессиясе булды.

Киңәшмә башланганчы Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Чирмешән предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен карады.
  

news_right_1
news_right_2
news_bot