Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Нигъмәтуллин: 60 яшьтән өлкәннәр өчен пневмококктан вакцинацияне көчәйтү кирәк
ТР Премьер-министрының беренче урынбасары прививкалардан куркуны бетерергә кирәклеген әйтте.
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Яше 60 тан узган кешеләр өчен пневмококк инфекциядән вакцинацияне көчәйтергә кирәк. ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин РФ Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәте Татарстан буенча идарәсенең коллегия утырышында шундый бурыч куйды.
«Вакцинация озын гомерне тәэмин итә. «Демография» илкүләм проекты кысаларында, олы яшьтәгеләрне иммунизацияләү бурычы тора. Зур эш башкарылды, ләкин әле 60 яшьтән олыраклар өчен пневмококк инфекциядән вакцинацияне көчәйтергә туры киләчәк», — диде.
Рөстәм Нигъмәтуллин ведомствоның узган елгы төп бурычларны үтәгәнен әйтте. Бу, беренче чиратта, оешкан коллективларда йогышлы авыруларны кисәтүгә, яңа куркыныч тудырган очракларга оператив реакция күрсәтүгә кагыла. «Бу эш кызамык кискенләшүенә юл куймаска мөмкинлек бирде», — дип әйтте.
Беренче вице-премьер искәрткәнчә, вакцинация халыкны, беренче чиратта, балаларны саклый, ләкин әле прививкалардан баш тарту очраклары бар. «Бу Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор идарәсенең уртак эшен дәвам иттерүне сорый», — диде ул.
«Ата-аналарда прививкаларга тискәре караш бар, бу юнәлештә аңлату эшләре үткәрү кирәк. Кешеләр курка, бу куркуны бетерергә, бары тик сәламәтләнүгә илтә дип исбатларга кирәк», — дип ассызыклады Рөстәм Нигъмәтуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз