Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Минеханов республика көч структуралары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде
Анда республикада куркынычсызлык һәм тәртип тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышынды
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Минеханов республика көч структуралары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Анда республикада куркынычсызлык һәм хокукый тәртип тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышынды.
Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнары хезмәткәрләренә киң яңгыраш тапкан җинаятьне - акча таләп итү максаты белән Казан кызын урлауны тиз арада ачкан өчен рәхмәт белдерде.
"Күп санлы шаһитлар каршында кылынган әлеге җинаять җәмгыятьтә киң яңгыраш тапты, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. - Шунысы мөһим - ул тиз арада ачылды".
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика халкы мондый куркыныч җинаятьләрнең һәрчак ачылачагына, ә гаеплеләр лаеклы җәза алачагына ышанып торырга тиеш. ТР Президенты искәртеп узганча, андый киң яңгыраш тапкан җинаятьләрне тикшерү һәрчак республика җитәкчеләренең игътибары һәм контроле астында булды һәм алга таба да шулай булачак.
Бүгенге очрашу барышында Татарстан Президенты республикада уздырыла торган спорт һәм иҗтимагый чараларда тамашачыларның иминлеген тәэмин итү мәсьәләсенең дә мөһимлеген ассызыклады. "Без хулиганнарны "безнекеләр" һәм "читләр"гә бүлмибез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Стадионнарда тәртип бозучы теләсә кайсы команда фанатлары республика көч структураларының җанатарларга спорт бәйрәмен бозарга омтылуга юл куймауны аңларга тиеш".
Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Президенты көч структураларына футбол буенча Россия Кубогының 1/8 финалы кысаларында Казанның "Рубин" командасы Мәскәү "Спартак" клубы арасындагы матчта куркынычсызлык һәм тәртип тәэмин итү өчен барлык законлы чаралар күрүне йөкләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз