news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнехановны юбилее белән Әзербайҗан Республикасы Президенты Илһам Алиев котлады

Котлаулар илнең төрле төбәкләреннән килә.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка 60 яшьлек юбилее белән тәбрик итеп, Әзербайҗан Республикасы Президенты Илһам Алиев котлау телеграммасы юллаган. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Чын йөрәктән Сезне истәлекле юбилеегыз – 60 яшьегез белән котлыйм.

Әзербайҗан һәм Татарстан халкы арасындагы күп гасырлык дуслык, үзара хезмәттәшлек һәм ярдәмләшеп яшәү традицияләре саклануда һәм үсештә булуда Сезнең зур хезмәтегезне билгеләп үтәсем килә һәм ул алга таба да дәвам итәчәгенә ышанам”, диелгән котлауда.

Шулай ук Белоруссия Президенты Александр Лукашенко Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән тәбрик итә һәм котлауда Татарстан Президентының сәяси зирәклеген билгеләп үтә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot