news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнехановның туган авылында “Әнкәй йөрәге” чишмәсен ачтылар

Яңартылган чишмәне ачуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның туган авылы - Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылында төзекләндерелгән “Әнкәй йөрәге” чишмәсен ачтылар. Бу хакта район хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чишмәне төзекләндерүгә республика Министрлар Кабинеты гранты бүлеп бирелгән. Үзенең кече ватанында яңартылган чишмә ачуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Проект координаторы - Татарстан Президенты карамагындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова Яңа Арыш авылы халкының чишмә суын шифалы дип санауларын һәм даими куллануларын әйтте.

  • Рөстәм Миңнехановтан тыш Яңа Арышта “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” оешмасы башлыгы Рифкать Миңнеханов, билбау көрәше буенча ике тапкыр дөнья чемпионы Илнар Әхмәтҗанов, Татарстанның халык артисты, Әлмәт драма театры артисты Сәкинә Минханова, Чаллы дәүләт татар драма театры директоры Рашат Фәйзрахманов һәм башка танылган кешеләр туган.

news_right_1
news_right_2
news_bot