news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнехановның традицион фотосында чанага утырган Санта-Клаус сурәтләнгән

Роликта әкият персонажы пар болан җигелгән чанада Ирек мәйданы өстеннән «очып» уза.

Рөстәм Миңнехановның традицион фотосында чанага утырган Санта-Клаус сурәтләнгән
instagram.com/rusminnikhanov

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Ирек мәйданы сурәтләнгән традицион фотосында (ул аны, гадәттә, Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә урнаштыра) чанага утырган Санта-Клаус барлыкка килде..

Роликта әкият персонажы пар болан җигелгән чанада Ирек мәйданы өстеннән «очып» уза.

«Татар-информ» агентлыгы Рөстәм Миңнехановның, «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашып, вертолетта очарга теләгән малайның хыялын чынга ашыруы хакында хәбәр иткән иде инде. ТР Президенты тагын берничә баланың теләген үтәячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100