news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнехановны Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов тәбрикләде

Гурбангулы Бердымөхәммәдов Рөстәм Миңнехановны юбилее - 60 яшьлек гомер бәйрәме белән котлады һәм аңа сәламәтлек, имин, матур тормыш теләде.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән телефоннан сөйләште. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гурбангулы Бердымөхәммәдов Рөстәм Миңнехановны юбилее - 60 яшьлек гомер бәйрәме белән котлады һәм аңа сәламәтлек, имин, матур тормыш, һәм алдагы эшчәнлегендә уңышлар теләвен җиткерде.

Шулай ук Төрекмәнстан Президенты Россия Федерациясе белән Төрекмәнстанның уңышлы хезмәттәшлеге кысаларында Татарстан-Төрекмәнстан багланышларының киләчәктә дә дәвам итүенә һәм тагын да ныгуына ышанычын белдерде.

Телефоннан әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Гурбангулы Бердымөхәммәдов Татарстан белән Төрекмәнстан тугандаш халыклары арасында хезмәттәшлекне, дуслыкны көчәйтү мәсьәләләре турында фикер алышты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot