news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнехановның сәяси җитлеккәнлеген "бишле"гә бәяләгәннәр

Россия губернаторларының сәяси җитлеккәнлек рейтингының 14нче чыгарылышы тәкъдим ителде

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»).  «Петербург сәясәте» фонды һәм «Минченко Консалтинг» коммуникацияләр холдингы губернаторларның сәяси җитлеккәнлек рейтингының 14нче чыгарылышын тәкъдим итте.

Рейтинг 2007 елдан бирле бастырылып килә. Анда хәзерге төбәк башлыкларының алдагы елда вазифасында калу ихтималы 5 баллы шкала буенча бәйләнә (5 - иң зур бәя, 1 - иң түбәне).

Россия төбәкләре башлыкларын 5 баллы шкала буенча бәяләгәннәр: 8 субъект башлыгы "бишле" алган, шул исәптән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та. Республика башлыгының көчле ягы дип "алдынгы төбәкләрнең берсе сыйфатында позицияләнү һәм Кырым татарлары белән каршылыкларны җайга салу процессындагы роле" билгеләнгән.  

news_right_1
news_right_2
news_bot