news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнехановның Мисырга сәфәре әлеге илгә КАМАЗ машиналарын экспортлауга юл ачачак

Республика предприятиеләренең Мисыр базарына чыгуы сөйләшүләрнең төп темасы булачак.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Рөстәм Миңнехановның Мисырга сәфәре әлеге илгә КАМАЗ машиналарын экспортлауга яңадан юл ачарга мөмкин. Республика предприятиеләренең Мисыр базарына чыгуы сөйләшүләрнең төп темасы булачак. Бу хакта журналистларга Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстан машина төзелеше һәм нефть химиясе продукциясен Мисырга сату мәсьәләсе хезмәттәшлек өчен перспективалы юнәлеш булып тора», - дип искәртте Галимова.

Ул әлеге юнәлештәге эшнең 1994 елда ук башлануын билгеләп үтте. Әмма Татарстанның йөк машиналарын Мисырга чыгармый башлавына 10 ел узган инде.

«Мисырда КАМАЗ автомобильләренең популяр булуын исәпкә алып, Татарстан делегациясе сөйләшүләрдә йөк машиналарын экспортлау мәсьәләсен кузгатырга ниятли», - дип белдерде спикер.

Сөйләшүләрдә шулай ук Мисырга Казан вертолет заводы, Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында җитештерелгән продукцияне Мисырга чыгару мәсьәләсе хакында фикер алышачаклар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot