news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнехановны Курган өлкәсендә Бөтенроссия авыл Сабан туена көтәләр

14 июльдә Курган өлкәсе Сабан туена Россиянең утыз төбәгеннән вәкилләр җыелачак.

Рөстәм Миңнехановны Курган өлкәсендә Бөтенроссия авыл Сабан туена көтәләр
Р.Хабибуллина

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны 14 июльдә узачак Бөтенроссия авыл Сабан туена көтәләр. Бу хакта Курган өлкәсе рәсми сайты хәбәр итә.

Соңгы тапкыр Рөстәм Миңнеханов Курган өлкәсендә 2015 елның февралендә булган. Ул вакытта төбәкләр арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланган.

Курган өлкәсендә Бөтенроссия авыл Сабан туе әле беренче тапкыр үткәрелә. Кичә губернатор Алексей Кокорин бәйрәмне әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын уздырган. Сабантуйга илнең 30 төбәгеннән меңләгән кунак килер дип көтелә.

Рөстәм Миңнеханов бәйрәмгә рәсми чакыру алган инде.

«Безгә шуны аңларга кирәк: бәйрәм төбәкнең дәрәҗәсен күтәрү белән бергә, инвесторлар җәлеп итәргә дә мөмкинлек бирәчәк», - дип искәрткән Кокорин оештыру комитеты утырышында. 

news_right_1
news_right_2
news_bot