news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнехановның коронавирус инфекциясе таралу аркасында эш режимы үзгәрмәячәк

Татарстанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән 15 апрельгә кадәр яңа төрдәге коронавирус инфекциясе таралу куркыныч аркасында махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде.

Рөстәм Миңнехановның коронавирус инфекциясе таралу аркасында эш режимы үзгәрмәячәк
tatarstan.ru

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның коронавирус инфекциясе таралу аркасында эш режимы үзгәрмәячәк. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта шулай дип белдерде.

«Рөстәм Миңнехановның эш режимы үзгәрмәде. Ул элеккечә үк иртәнге 6да эшкә килә. Шулай ук киңәшмәләр, төрле чаралар да, эш күләме дә кимемәде», - дип искәртте ул.

Татарстанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән 15 апрельгә кадәр яңа төрдәге коронавирус инфекциясе таралу куркыныч аркасында махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Чит илдән кайткан барлык татарстанлыларны кайнар линиягә мөрәҗәгать итәргә һәм ирекле рәвештә карантин узарга чакыралар.

Шалтыратулар көн саен 8 (800) 222-59-00 телефоны аша кабул ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot