news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнехановның инстаграмдагы сәхифәсенә ярты миллион кеше язылган

Татарстан Президенты язылучыларына рәхмәт әйтте.

Рөстәм Миңнехановның инстаграмдагы сәхифәсенә ярты миллион кеше язылган

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның инстаграм челтәрендәге сәхифәсенә 500 мең кеше язылган.

Ул язылучыларына рәхмәт әйтте һәм кабинеты тәрәзәсеннән төшерелгән сурәтне куйды. Сурәт видеоролик форматында. Анда «Бик зур рәхмәт, дуслар!» дигән сүзләр барлыкка килә.

Моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов язылучыларны күп итеп җыярга омтылмавын әйткән иде. «Әгәр мин үземә миллион яки ике миллион язылучы җыярга дип максат куйсам, бу реаль саннар. Мин беркайчан да үземә андый максат куймадым. Минемчә, алар болай да җитәрлек», — дигән ул Татарстан Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100